Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Зәйдә чәчү барышы белән танышты
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән ТР авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов бүген боралакта Зәй басу-кырларын әйләнеп чыгып, “Баграж” күле янындагы болында, инвестор Илшат Фәрдиев, “АгроКөч-Төркем” ЯАҖ җитәкчелеге, авыл хуҗалыгы белгечләре, агрофирмалар, бүлекчәләр җитәкчеләре, җирлек башлыклары белән очрашып, районда чәчү барышы, гамәлдәге программалар турында сөйләште, фикерләште. Кунакларны район башлыгы Разиф Кәримов озатып йөрде.