Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Әлки районы хәрби комиссары Виктор Лаврентьев кызларны да хәрби хезмәткә өнди

Язгы чакырылыш буенча хезмәт итәчәк егетләребезнең беренче төркемен әти-әниләре, якыннары 16 майда озатып калачак. Ә июль башында соңгы төркем китәр, дип планлаштырыла. Бу язда Россия Кораллы Көчләренә кырыклап әлкиле китәчәк икән.

 

Узган көздә район Оренбургта дислокацияләнгән бер частьне шефлыкка алган иде. Анда ун егетебез хезмәт итә башлады. Ә бу язда алар янына тагын унөч егет китәчәк. Башкаларны илнең төрле почмакларында – Мурманск, Мәскәү, Псков, Омск, Владимир шәһәрләрендәге хәрби частьләр, Урал һәм Удмуртиядәге өйрәтү үзәкләре, Ерак Көнчыгыш гарнизоннары көтә.

–Язгы чакырылыш буенча беренче чираттагы эш-гамәлләрне башкарып чыктык. Инде аларга анализ ясыйбыз. Сөенечле яклар да бар, борчырлыклары да,–дип башлады сүзен район хәрби комиссары Виктор Лаврентьев. –Сөендергәне шул – егетләр хәрби хезмәткә теләп китә, качып йөрүчеләр күп түгел. Сан ягыннан алдырабыз, планны һичшиксез үтәячәкбез. Әмма сыйфат дигәне дә бар бит әле. Бүгенге призывникка карата зур таләпләр куела. Шуларның иң беренчесе – солдат буласы егетнең сәламәтлеге яхшы, физик әзерлеге югары булырга тиеш.

Виктор Павлович әйтүенчә, менә шунысы җитенкерәп бетми икән бүгенге авыл егетләренә. Армиягә җибәрегез әле, дип торучылар арасында төрле авырулардан интегүчеләр, гәүдә авырлыклары тиешледән азрак булганнар, хәтта инде берничә тапкыр хөкемгә тартылырга өлгергәннәр дә бар икән.

–Менә карагыз әле, һава-десант гаскәрләренә без җибәрергә тиешле егетнең сәламәтлеге А категориясенә туры килергә тиеш. Кайбер частьләрдә хезмәт итү өчен “С” категорияле йөртү таныклыгына ия булганнарны гына көтәләр, кайберләре анкета аша үткәрелә. Безгә җибәрелгән нарядлар таләпләре шундый. Аларга җавап бирердәй призывникларыбыз исә күп түгел,–ди Виктор Павлович, борчылуын яшерә алмыйча.

Аның сыйфат дигәне шул икән инде.

–Унсигезе-унтугызы тулып, армиягә китәргә тиешле егетләр арасында гәүдәгә җиңелләре дә шактый,–дип сүзгә кушыла чакырылыш бүлекчәсе начальнигы Алия Хәмәтҗанова. –Ачлык заманы түгел инде югыйсә. Мөгаен, монда яшьләрнең дөрес туклана белмәүләре дә, гаиләнең тормыш рәвеше дә гаепледер. Ә бит солдат тормышын ансат дип әйтеп булмый, ул беренче чиратта, физик көч таләп итә.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *