Биектау мәктәбендә семинар-киңәшмә булып узды (+фоторепортаж)
Узган атна ахырында Биектау гомум белем бирү мәктәбе район мәгариф бүлеге методистларын, мәктәп директорларын үзенә җыйды.
“Федераль дәүләт мәгариф стандарты”н (ФГОС) кертү шартларында милли кыйммәтләрне формалаштыру” темасы астында узган семинар-киңәшмә мәктәп эшчәнлеге белән таныштыруны үзмаксат итеп куйса, икенче яктан ул бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 130 еллык юбилее уңаеннан да оештырылган иде.
Биектау үз биеклегендә
Семинарга килүчеләрне иң элек Тукай персонажлары–Шүрәле белән алтын тарак тоткан Су анасы каршы алдылар. “Биектаулылар мөгез чыгарырга ярата инде”,–дип шаяртып куйды методистларның берсе. Чынлыкта да кунакларга тәкъдим итәрлек гамәли эш һәм бәйрәм чаралары мулдан иде хуҗаларның.
Семинар эшен ачып җибәргән мәктәп директоры Рәмзия Камалиева кыскача гына үз эшчәнлекләре, бүгенге көн планнары белән таныштырып үтте. Семинарда килүчеләрне ачык дәресләрдә катнашырга чакырды.
Башлангычтан 11 сыйныфка кадәр 9 ачык дәрес бирелде бу көнне. Һәр дәрестә яңа тема аңлатылды, слайдлардан файдаланылды, презентацияләр күрсәтелде, проект эшләре якланды. Башлангычларда әйләнә-тирәлек, табигатьне саклауга игътибар юнәлтелсә, югарырак сыйныфларда ул имтиханнар өчен хәзерлек сыйфатында узды. Сингапур методы кулланылып уздырылган дәресләрдә укучыларның актив булулары кунакларга да ошады, фикерләрнең уңай булуы шуны дәлилләде.
–Мәктәп бүгенгесе көнне тулы канлы тормыш белән яши,–диде семинарның йомгаклау өлешендә сүз алган район мәгариф бүлеге җитәкчесе Илсур Садыйков. –Укучылар фән олимпиадаларында, спорт ярышларында призлы урыннар яулый, мәктәп районкүләмендә уздырылган чараларда актив катнаша. Быелгы сынау (пробный) имтиханнары күрсәткечләрен дә начар димәс идем. Биектау мәктәбе үз биеклеген саклар, ЕГЭларда сынатмас дип ышанам.
Әйе, мәктәп эшенең сыйфатын күтәрү җитәкчелек, аның кул астында эшләүче педагогик коллективка нык бәйле. Мөгаллимнәр укыту-тәрбия эшен бергә алып баралар икән, аның нәтиҗәләре дә сөенечле. Бүген районкүләмендә уздырылган фән олимпиадалары җиңүчеләре Адилә Мөхәммәтханова, Айсылу Хәйриева, Зифа Шәйдуллина, призлы урыннар яулаган Рәмис Гыйлемҗанов, Фәридә Сибгатуллиналар һәм спортта яуланган үрләре белән хаклы горурлана мәктәп.
Апрель – Тукай ае
Бөек шагыйребез юбилеена әзерлек мәктәп бусагасыннан үтүгә үк сизелде. Залда укучылар кулыннан туган иҗади күргәзмәгә таң калырлык: Тукай әкиятләренә иллюстрацияләр, авыл, табигать күренешләре һәркемне үзенә дәшә сыман. Семинар эшенә керешкәнче үк укытучылар коллективы куйган “Зәңгәр шәл” спектакленнән өзек, соңыннан укучылар сәхнәләштергән Тукайның “Исемдә калганнар”ы күңелләргә рухи ял, көч өстәде. Әнисе Мәмдүдә янәшәсендә уйнап йөргән кечкенә Апуштан бөек Тукайга кадәр үтелгән юлны образларда тудырган укучыларга бары сокланып кына була иде бу көнне.
Семинарның икенче бер өлешенә кергән иҗади эшләр бәйгесе дә һәркемне үзенә җәлеп итте. Биектауда 1998 елдан бирле Тукай исемендәге мәктәп премиясе лауреатларын билгеләү традициясе яши икән. Әлеге исемгә лаек булу өчен уку елы башыннан ук укучылар үзләре иҗат иткән шигырь, хикәя, әкиятләрне махсус китапчыкка беркетеп Тукай туган көнгә әзерлиләр. Жюри исә аның эчтәлеге, бизәлешенә, укучының башкару осталыгына бәя бирә. Быел да лауреатка дәгъва кылган 20 гә якын укучының иҗади эше каралды. Алар арасында Тукай исемендәге мәктәп премиясе лауреаты дип Адилә Мөхәммәтханова билгеләнде. Беренче урынга Айзилә Хәбибуллина, икенче урынга Рәмзия Имамиева белән Инзилә Закирова, өченче урынга Җәмил Хәбибуллин, Рәсим Сафин, Язилә Закированың иҗади эшләре лаек дип табылды. Җиңүчеләргә мәктәп директоры Рәмзия Камалиева Диплом һәм истәлек бүләкләре тапшырды.
Фәрвәз Каюмова.
Автор фотолары.