Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Дилә Нигъмәтулина ире белән бергә торамы?

Эстраданың танылган җырчысы Дилә Нигъмәтулина тормыш иптәше, композитор, аранжировщик Марат Мухин белән бергә тормыйлар икән, дигән сүзләр халык арасында еш ишетелә башлады. Бу сүзләр Диләнең үзенә дә барып ирешкән, шуңа да җырчы бу мәсьәләгә ачыклык кертте.

– Күптән түгел бер газетага: "Без Марат белән яхшы дуслар" дип интервью бирдем. Бәлки моны халык дөрес аңламагандыр. Имеш-мимешләр шуннан чыккандыр дип уйлыйм. Ышанмаган кешегә паспортымны күрсәтә алам. Минемчә, ир белән хатын гаиләдә үзара дус та булырга тиеш. Дус булу, бер-береңә киңәш бирү, ярдәм итү – гаиләдә мөһим нәрсә, – дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Дилә Нигъмәтуллина. Быел Дилә белән Маратның гаилә коруларына 9 ел тулган. Бүгенге көндә алар Сәфинә исемле мәхәббәт җимешләрен үстерә.


Бу көннәрдә Дилә Себер якларыннан кайтып төште. Анда җырчы татар-башкорт кичәсендә чыгыш ясаган. Вакытны тизрәк үткәрү өчен үзе белән юлга Зифа Кадыйрованың китабын да алган. "Зифа апа профессионал язучы булмаса да, тирән эчтәлекле китап язган. Теле гади, аңлаешлы, күбрәк хатын-кызлар өчен яза, дигән нәтиҗәгә килдем. Аның иҗаты белән беренче тапкыр таныштым һәм дәвам итәчәкмен, алда озын юллар, күңелле гастрольләр көтелә", – ди Дилә. Җырчы тиздән "Шул да җитә" дип исемләнгән яңа җыентыгын тәкъдир итәргә җыенуын да белдерде.

 

Эльвира Шакирова

http://intertat.ru/tt/

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *