Явымсыз, җылы көн көтә
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген – 27 апрельдә, явым-төшемсез, кояшлы көн хакимлек итәчәк.
Республикада алмашынучан болытлы һава торышы саклана, көньяк-көнчыгыштан салмак җил исә.
Татарстанда уртача һава температурасы төнлә – 3-8, көндез 18 градус җылы булачак.
28 апрельгә каршы төндә дә явым-төшем көтелми, 1 градус җылы булачак.