Быелгы премиягә кем лаек булыр?
30000 сум күләмендә Р. Ш. Фәрдиев исемендәге премияне алуга конкурс игълан ителде.
Әлеге премия фән олимпиадаларының һәм конкурсларның муниципаль, республика, Бөтенроссия турларында берничә мәртәбә җиңү яулаган, интеллектуаль, фәнни-эзләнү, иҗтимагый эшчәнлектә уңышларга ирешкән өчен сәләтле балаларны социаль яклау максатыннан бирелә.
Премияне алуга мәгариф учреждениеләре тәкъдим иткән һәм үзен-үзе күрсәткән сәләтле укучылар дәгъва итә ала.
Конкурс комиссиясенә түбәндә саналган материаллар тапшырыла:
–конкурста катнашу өчен гариза;
–укучының уңышларын дәлилләгән документлар;
–ирекле формада язылган мәгариф учреждениесе характеристикасы.
Сайлап алуга барлык документларны тулысынча тапшыручы кандидатлар гына кертелә. Материалларны 1 майга кадәр Крупская урамы, 6нчы йорт, 99нчы кабинет (В. Әюпова) адресына тапшырырга кирәк.