Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Әлмәттә бәйрәмнәр сагайта

Алда безне озын яллар көтә. Бәйрәмнәр имин узармы, көтелмәгән хәлләр булмасын өчен нишләргә? – террорлыкка каршы комиссия утырышында бу сорау тикшерелде.

Дөньяда хәлләр шәптән түгел. Кризис, бәяләр арту, инфляция кебекләре бер хәл, алар узар да китәр, икътисадта кабат тотрыклылык урнашыр. Ә менә сәбәпсезгә өзелгән гомерләрне берничек тә кайтарып булмый. Террористлар бер нәрсә алдында да туктап калмый. Алар начар ниятләрен тормышка ашыру, көчләрен күрсәтү өчен иң беренче чиратта кешеләр күпләп була торган яки җыелучы урыннарны сайлый. Район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов халыкның май бәйрәмнәрендә бигрәк тә күп катнашуын искәртеп, предприятие-оешмалар җитәкчеләренә, авыл җирлекләре башлыкларына, торак йортларга, коммуналь объектларга хезмәт күрсәтүчеләргә бу көннәрдә уяулыкны тагын да арттыру кирәклеген җиткерде. 

Террорлыкка каршы комиссиянең карары белән 18 апрельдән 22 апрельгә кадәр кайбер идарәче компанияләр карамагындагы йортларның чарлаклары, подваллары тикшерелгән. Бикле булмаганнары да күзәтелгән. 
– Аларны даими контрольдә тотарга кирәк, – диде район башкарма комитеты җитәкчесе. 
Халык күпләп була торган һәр урынның куркынычсызлык паспорты булырга тиеш. Объектларны иминлек белән тәэмин итүдә 11 пункт каралган. Әлегә кисәтүләр бар. Җитешсезлекләрне бетерү өчен вакыт 1 июльгә кадәр бирелде. 
Район башлыгы урынбасары Наҗия Хәйдәрова бәян иткәнчә, бәйрәм чаралары бер урында гына бармый. Нефтьчеләр мәйданы, шәһәр паркы һәм башка урыннарда да күңел ачулар оештырыла. 

Таякның авыр башы полиция хезмәткәрләренә төшә. Эчке эшләр министрлыгы бүлеге начальнигы Дамир Гарипов җәмәгать тәртибен саклау буенча оператив штаб, эшче төркем төзелүен әйтте. Бәйрәмгә кадәр үк исәптә торучылар, читтән килүчеләр, кораллары булганнар тикшерелә башланган. Әгәр әлмәтлеләр һәм кунаклар бәйрәм булган урынга металл детекторлар белән тикшереп кертүләрен күрсәләр, бер дә борчылмасыннар, бу безнең куркынычсызлык өчен кирәк. 
Тагын шунысын искәртеп үтәбез, 15 апрельдән 15 майга кадәр янгынга каршы режим кертелде. Теләсә кайда учак ягучыларга штраф күләме ике тапкырга артыграк салыначак. «Күчмә тикшерүләр даими уздырыла, контроль көчәйтелә», дип кисәтте МЧСның Әлмәттәге идарәсе җитәкчесе Валерий Грезнев.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *