“Яшьлек” клубына йөрүчеләр бәйгедә шигырьләр укып ярышты
Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 130 еллыгы уңаеннан “Яшьлек” яшәү урыны буенча клубында шигырь укучылар бәйгесе оештырылды. Бәйгедә катнашучылар үзләре язган шигырьләрне дә сәнгатьле итеп сөйләделәр. Аларга Дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.