Әлмәттә бүген "Нефтяник" командасын хөрмәтлиләр
Бүген Әлмәттә "Нефтяник" хоккей командасын – сезонның Братина кубогы ияләрен хөрмәтләү тантанасы оештырыла.
Исегезгә төшерәбез, Югары хоккей лигасының финал сериясендә "Нефтяник" хоккейчылары "Ижсталь" командасыннан өстен чыкты – 4:1. Гомумән алганда команда плей-оффта ике генә матчта оттырды.
Шул хөрмәткә оештырылган бүгенге бәйрәм кысаларында уенчылар 17:45 сәгатьтә чемпион автобусы белән шәһәр буйлап әйләнәчәк. Шуннан Нефтьчеләр мәйданында бүләкләү тантанасы уза. Тантана концерт һәм бәйрәм салюты белән төгәлләнәчәк.