Зәй ресурс үзәгендә студентларны гына түгел, педагогларны да укытырга уйлыйлар
Зәй политехник колледжында Казан дәүләт энергетика университетының фәнни-мәгариф кластеры координацион советы утырышы булды. Аның эшендә Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов катнашты. Утырышта Зәй ресурс үзәгендә югары электр басымы астында эшләүче белгечләр әзерләү - студентлар һәм укытучыларны укыту мәсьәләсе каралды.
Энҗе Әгъләмова