Юл һәлакәтендә тагын бер яшь кеше гомере өзелде
Бу атнаның беренче көнендә Зәй районында кеше үлеме белән бәйле юл һәлакәте теркәлде. Чаллы –Зәй - Әлмәт юлының 86нчы километрында тизлек режимын контрольдә тотмаган машина йөртүче юл читендәге билгегә бәрелә һәм машинасы әйләнә. Аның пассажиры - 1985 елгы ир-ат алган тән җәрәхәтеннән шунда ук үлә. Ул куркынычсызлык каешын эләктермәгән була. Ә машина йөртүче, тән җәрәхәте алып, дәваханәгә озатыла. ЮХИДИ хезмәткәрләре мондый аяныч хәлләрдән саклану өчен кагыйдәләрне төгәл үтәп, куркынычсызлык каешларын эләктереп йөрергә киңәш итә.