Махсус бүләкләр тапшырылачак
Зәй районында Бөек Җиңүнең 71 еллыгы уңаеннан Татарстан Президенты бүләкләрен сугыш ветераннарына, инвалидларга, концлагерь тоткыннарына, сугышта катнашканнарның тол хатыннарына 9 Майга кадәр тантаналы төстә тапшырачаклар.Бу бүләкләрне 265 зәйле алачак, тагын 46 бүләк район башлыгы Разиф Кәримовтан әзерләнә.