Татарстанда 3 автомобиль бәрелешүе фаҗигагә сәбәп булган
Соңгы 26 көндә республикада 16 кешенең транспорт һәлакәтендә гомере өзелгән.
Кичә көндезге 5 нче 14 минутта Казань – Малмыж юлының Арча районы турысындагы 76 нчы чакрымында "Лада Ларгус” зур тизлектә каршы як юлга чыгып, “Шевроле Авео” белән “ВАЗ-2131”гә бәрелгән. "Лада Ларгус” руленда барган 1959 елгы ир юл йөрү кагыйдәләренең 9.1 һәм 10.1 нче пунктларын бозган дип фаразлана. Нәтиҗәдә, аның пассажиры - 1996 елгы егет имгәнүләреннән шунда ук җан биргән. “Шевроле Авео” пассажиры булган хатын-кыз белән “Лада Ларгус” йөртүчесе хастаханәгә китерелгән.
Бу хакта хәбәр биргән ЮХИДИ идарәсе статистикасы буенча, апрельнең 26 көнендә республикада 16 кеше транспорт һәлакәтендә һәлак булган һәм 304е имгәнгән, җитди җәрәхәтләнгән.