Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Хәйруллин фонды Әлки районында “Созвездие-Йолдызлык” бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләде

22 апрельдә район мәдәният йортында гала-концерт булды. Анда иң якты йолдызчыклар чыгыш ясады. “Созвездие-Йолдызлык” эстрада сәнгате фестивалендә Әлки районының 22 мәгариф учреждениесеннән 800 яшь артист катнашты.

Бәйгенең зона туры финалчылары –Түбән Әлки авылыннан Ринат Галиуллин һәм Базарлы Матактан Камилла Гайнуллина тамашачыларның иң көчле алкышларына лаек булды. Жюри билгеләп үткәнчә, Ринатның якты эстрада йолдызы булу  мөмкинлекләре бик күп. Ә  ник әле булмасын?! Фестиваль яшь талантларны ача, аларга олы тормышка юллама бирә. Елның елында мәктәп тәмамлаучы яшьләр мәдәният юнәлешендәге югары һәм  махсус урта уку йортларына керә.

Фестиваләнең район турын узган барлык катнашучылар конкурс дипломнарына, Айрат Хәйруллин Хәйрия фондыннан истәлекле бүләкләргә һәм акчалата премияләргә лаек булдылар. Әйтергә кирәк, Хәйруллин Хәйрия фонды инде күп еллар дәвамында “Созвездие-Йолдызлык” фестиваленең спонсоры булып тора.

Моннан тыш, Фонд актив социаль эш алып бара, ул мохтаҗларга – күп балалы гаиләләргә, балалар приютларына, өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортларына, мәктәпләргә, иҗтимагый һәм дини оешмаларга ярдәм итеп тора. Хәйруллин Хәйрия фондының төп средстволары Россия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин күчергән шәхси акчалардан формалаша. Фондка нигез салынганнан бирле, 2004 елдан 2015 елга кадәр, ул 50 миллион сумнан артык суммага Хәйрия ярдәме күрсәтте.

Лия Мәрдегалләмова.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *