Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Бу атнага йолдызнамә

25 апрель – 1 май көннәренә йолдызлар фаразы.

Кучкар

Бу атнада үзегезгә көтелмәгән уңыш елмаер: инде күптәннән омтылган максатыгызга ирешәчәксез. Беркемнең дә сүзенә карамыйча, үзегезгә ничек кирәк – шулай эшләгез.

Үгезбозау

Менә дигән итеп эшләргә дә, рәхәтләнеп ял итәргә дә өлгерәчәксез. Акча мәсьәләсенә яки карьерагызга кагылган хәбәр ирештерергә мөмкиннәр.

Игезәкләр

Тормышыгыз рәвешен алыштырырга исәпме? Иң элек кирәкмәгән әйберләрдән котылыгыз һәм үзегезнең тынычлыгыгызны бозган кешеләр белән арагызны өзегез. Шушы араларда якыннарыгыз арасыннан берсенең ялганын тотарсыз.

Кысла

Бик игътибар белән тыңлап һәм күзәтеп, үзегез өчен үтә кирәкле мәгълүматка ия булачаксыз. Керем чыганакларыгыз артачак.

Арыслан

Акча мәсьәләсендә шәп атна. Тормышыгызда бик кызыклы вакыйгалар килеп чыгасына әзер булыгыз. Аралашу даирәсе киңәячәк.

Кыз

Үзегезне борчуга салган бер проблемагыз көтмәгәндә хәл ителеп куячак. Алга таба да барысы да яхшы булсын өчен, хәтта ял көннәрендә дә зур тырышлык куярга кирәк булачак.

Үлчәү

Авызыгызны белебрәк ачыгыз: ялгыш кына кемнеңдер серен ачарга яки кирәкмәгән сүзләр ычкындырырга мөмкинсез. Ямансалагыз белеп яманлагыз. Юкса...

Чаян

Ниһаять, тынычланып калып, ял итә алачаксыз. Тик шуны истә тотыгыз: коллегаларыгыз һәм якыннарыгыз белән мөнәсәбәтләр үз дигәнегездә тора алу-алмавыгызга бәйле. Атна ахырында әйбәт кенә керем көтегез.

Укчы

Барлык эшләрегез дә уңар дип әйтеп булмаса да, гомумән алганда, уңай атна бу. Эчке сиземләвегезгә таяныгыз. Фантазиягезне дә эшкә җиксәгез зыян итмәс.

Кәҗәмөгез

Зур эшләргә тотынырга җыенсагыз, иң элек мөмкинлекләрегезне барлагыз. Юкса зур киеренкелеккә түзә алмавыгыз бар. Сабыррак булыгыз, шулай гына уңышка ирешәчәксез.

Сукояр

Йортыгыз, гаиләгез белән бәйле планнарыгызны тормышка ашыра башлау өчен әйбәт вакыт. Акча мәсьәләсендә аптырашта калмассыз.

Балык

Тормышыгызда нәрсәдер үзгәртергә телисезме әллә? Бик каты тырышырга кирәк булачак.

 

 

http://www.kukmor-rt.ru/tt/component/k2/item/19504

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *