Татарлар яшәгән Тугыз авылы су астында калып бара [+ФОТОЛАР]
Төмән өлкәсендә урнашкан Тугыз авылы инде берничә көн су эчендә утыра.
Һәм якын-тирәдә мондый хәлдә калган авыллардан бер ул гына түгел. Әлеге торакт пунктында 200дән артык кеше яши. Бүген алар түбәләрдә, чормаларда көн күрәләр. Йортлар да, каралты-куралар да, мәчетләр дә су эчендә.