Әхмәтлеләр тәүлеклек савымны 17 тоннага җиткерергә ниятли
“Зәй” агрофирмасының “Әхмәт” сөтчелек комплексы бер ел терлекләрне ябык цикл белән асрый: моның өчен биредә барлык мөмкинлекләр дә тудырылды. Комплекста барлыгы 1772 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шуның - 893е савым сыер. Биредә бер сыердан 18 литр сөт савыла. Дүрт корпуста - савым, берсендә - ташланган, икечесендә бозаулыйсы сыерлар асрала. Бер корпусны - өч айга кадәр булган бозаулар, аның янәшәсендәгесен 4 айдан 18 айга кадәр булган терлекләр били. Шул рәвешле терлекләр беркая чыкмыйча әлеге комплекста гына асрала, ясалма орлыкландырыла. Әлег ябык цикл нәтиҗәле хезмәткә этәрә: узган ел тәүлегенә 11 тонна сөт савылса, агымдагы елның беренче кварталында ул 15 тонна булган. Ел ахырына әлеге күрсәткечне 17 тоннага җиткерергә исәпли әхмәтлеләр.