Зәйдә чәчү 31 процентта башкарылды
Зәй басу-кырларында көзге культураларны тукландыру эше дәвам итә, бу эш барлыгы 6000 гектарда башкарылды. Район басу-кырларына 10000 гектарда - арпа, 3600 гектарда - чөгендер, 2600 гектарда берьеллык үләннәр, 800 гектарда - люцерна, 962 гектарда - язгы бодай, 100 гектарда - солы, 300 гектарда кукуруз чәчелде. Тулаем алганда, Зәйдә чәчү барлыгы 31 процентта башкарылды.