Авыл тәртиптә икән – илдә муллык булачак
Алда - Бөтенроссия авыл хуҗалыгында исәпкә алу кампаниясе. Бу мөһим чара 1 июль - 15 августта узачак. Авыл хуҗалыгында исәпкә алу – финанс чыгымлы, Россия буенча йөзләгән, меңләгән кеше көче белән бәйле кампания ул. Районда да аңа әзерлек эшләре актив бара. Дәүләт статистика бүлеге җитәкчесе Гөлфия Миронова белән сөйләшү шулар хакында.
-Гөлфия Минһаҗевна, авыл хуҗалыгында исәпкә алу ил, шул исәптән район тормышына нинди йогынты ясый?
- Бөтенроссия авыл хуҗалыгында исәпкә алу кампаниясе ун елга бер мәртәбә уздырыла. Сан алу “Авыл тәртиптә икән – илебездә муллык“ принцибын күздә тотып оештырыла. Икътисадның тотрыклылыгы турыдан-туры илдә авыл хуҗалыгының үсеш дәрәҗәсенә бәйле. Әлеге җәһәттән гамәлдә булган “2012-2017 елларга Татарстанда крестьян (фермер) хуҗалыклары базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү“ һәм “2012-2017 елларга Татарстанда яңа эш башлаган фермерларга ярдәм“ программаларыннан зәйлеләр дә кыю файдалана һәм алар агротармакны үстерүдә зур этәргеч булып тора. Районда яңа фермер хуҗалыклары һәм гаилә фермалары калкып чыгу уңай күренеш түгелме?! Моңа бәйле рәвештә фермерлар, авыл кешеләрен эш урыннары белән тәэмин итеп, терлекчелек, үсемлекчелек продукциясе җитештерү белән җитди шөгыльләнү мөмкинлекләре бар.
Исәпкә алу нигезендә бернинди хилафлык ятмый: ул авылдагы демографик хәлне, халыкның мәшгульлеген, гомуми җир мәйданнарының күләмен, җирләрнең структурасы һәм алардан, шул исәптән сугарулы җирләрдән файдалану, үстерелүче культура, яшелчә, җиләк-җимеш, терлек, кош-корт, машина-техника һ.б.лар турында мәгълүмат туплауны күздә тота. Шул рәвешле, 2016 елгы Бөтенроссия авыл хуҗалыгында исәпкә алу да авылларда хуҗалык итүнең кече формаларын үстерүгә үз өлешен кертергә тиеш. Бер нәрсә анык билгеле: алынган мәгълүматлар ни дәрәҗәдә тулы һәм төгәл булса, дәүләт тарафыннан күрсәтелгән ярдәм дә шулкадәр файдалы һәм нәтиҗәле булачак. Әлеге мәгълүматлар шулай ук төбәк һәм муниципаль дәрәҗәләрдә авыл хуҗалыгын үстерү һәм аңа ярдәм итү өлкәсендә карарлар кабул итү өчен нигез булып торачак.
- Авыл хуҗалыгында исәпкә алуга әзерлек эшенә киңрәк тукталыйк әле...
- Мөһим кампаниягә әзерлек эше узган көз башланды. Бөтенроссия авыл хуҗалыгында исәпкә алу кампаниясе өчен объектлар турында белешмәләргә төгәллек кертүгә шәһәрдә һәм гражданнарның коммерцияле булмаган берләшмәләрендә (бакча һәм яшелчәчелек берләшмәләре) узган ел 1 сентябрьдән 15енә кадәр исәпкә алучы (регистраторлар) җәлеп ителде. Алар шәхси секторда яшәүчеләрнең ярдәмче хуҗалыклары, районның барлык биләмәләрендә бакча һәм яшелчәчелек берләшмәләрен тикшерделәр. Шулай итеп, әлеге эшләргә барлыгы унбер исәпкә алучы җәлеп ителгән иде. Ике атнада шәһәрдә 4602 шәхси ярдәмче хуҗалык, шулай ук район буенча гражданнарның коммерцияле булмаган берләшмәләрендә (бакча һәм яшелчәчелек берләшмәләре) 21 объект һәм әлеге берләшмәләрдәге 11325 участок тикшерелде. Теркәүчеләр һәм Бөтенроссия авыл хуҗалыгында исәпкә алу хезмәтенең штаттан тыш белгечләре алып барган күзәтү нәтиҗәләре буенча исәпкә алу программасында исемлекләр тикшерелде. Статистика бүлеге һәм Бөтенроссия авыл хуҗалыгында исәпкә алу хезмәте тарафыннан исемлекләр барланып, түбәндәгеләр формалаштырылды. Алар - 10 эре һәм урта авыл хуҗалыгы оешмасы, 102 крестьян һәм шәхси эшмәкәр, 21 бакчачылык һәм яшелчәчелек берләшмәсе, алардагы 337 участок, шәхси ярдәмче хуҗалык алып баруга җирләре булган 8293 авыл җирлеге, шәхси ярдәмче хуҗалык алып баруга җирләре һәм эре мөгезле терлекләре булган шәһәрдә яшәүче 1323 граждан.
- Тулаем алганда, районда күпме объект исәпкә алыначак?
- Районда мөһим кампаниядә 10076 объект исәпкә алыначак, шуның 102се - крестьян-фермер хуҗалыгы, 8293е - шәхси ярдәмче хуҗалык. Моның өчен Зәйдә дүрт инструкторлык участогы булдырылды: шуларның - берсе шәһәрдә, өчесе авылда булачак. Әлеге участокларда барлыгы 22 исәпләүче эшләячәк. Алар өчен май-июнь айларында сан алу документларын тутыру буенча укулар оештырылачак. Исәпләүчеләрнең һәрберсе махсус кием, сумка, бейсболка (башлык) һәм махсус таныклык – бейджик белән тәэмин ителәчәк.
- Әңгәмәгез өчен рәхмәт, мөһим кампанияне уңышлы башкарып чыгуыгызны телибез.