Мөнир Талипов белән очрашу
27 апрель көнне Кадер урта мәктәбендә җирле шагыйрь Мөнир Талипов белән очрашу кичәсе булды. Бу көнне укучылар да, укытучылар да зур кызыксыну белән көттеләр. Шулай булмый ни, чын шагыйрь белән очрашу бит бу. Әлеге чара татар теле һәм әдәбияты атналыгы кысаларында оештырылды.
Кичә Мөнир абыйның тормыш һәм иҗат юлы белән танышудан башланып китте, ул презентация белән үрелеп барды. Әдибебез күрше Ашыт авылыннан һәм гомере буе шул авылда яши, иҗат итә. Бүгенге көндә аның 500дән артык шигыре бар. 2002 елда хакимият ярдәме белән “Әбиләр чуагы” китабы басылып чыга. Шигырьләре “Туган як авазы”, “Төбәгем тургае” исемле күмәк җыентыкларда дөнья күргән. Даими рәвештә мәкаләләре, шигырьләре вакытлы матбугатта бастырыла. 1996 елда ул Сөббух Рәфыйков исемендәге премиягә лаек була.
Кичә барышында Мөнир Талипов үзенең шаян һәм тормышчан шигырьләрен укыды, балаларның сорауларына җавап бирде. 5-6 класс укучылары шагыйрьнең иҗат җимешләрен яттан сөйләде. Шагыйрьгә бүләк итеп, 6 класс кызлары Сәгыйдуллина Алсу һәм Рәхимова Язилә “Авылым урамнары” һәм “Бәхет кошы” исемле җырларын башкардылар.
Очрашу җылы һәм эшлекле үтте. Бәйрәмнең икенче өлеше чәй табыны артында узды. Анда да Мөнир Талипов үзенең тормыш истәлекләрен, дөнья хәлләрен сөйләп, авызына каратып утырды. Әлеге очрашудан бары тик яхшы хатирәләр генә калды. Без әдипнең шагыйрь генә түгел, ә күпкырлы шәхес, ягъни фәлсәфи фикер йөртүче аксакал икәнлегенә тагын бер кат инандык.
Бу очрашу укытучылар һәм укучылар күңелендә онытылмаслык тәэсир калдырды. Без үз чиратыбызда, Мөнир агага олы рәхмәтебезне белдерәбез, киләчәктә дә иҗади уңышлар, тигез картлык, сәламәтлек телибез.
Кадер урта мәктәбенең татар теле укытучылары