10 яшьлек кыз бабасының көле белән рәсем ясаган [+ВИДЕО]
Интернетка аның видеосы да урнаштырылган.
Кызның бабасының әтисе Сталинград өчен сугышта катнашкан булган. “Минем исемем Аня. Бер ел элек минем бабамның әтисе үлде. Хәзер ул әлеге савытта. Бу видеоны минем аңа багышлыйсым һәм аның тарихын сөйлисем килә”, – ди кыз ролик башында. Ул рәсемне “ком графикасы” рәвешендә ясый. Ком урынына ветеранны яндырудан калган көлдән файдалана. Әлеге видеоны искиткеч күп кеше караган. Арада кызның мондый гамәленә борчылучылар да бихисап.