Пекин кәбестәсе белән тәмле салат
Кирәк: пекин кәбестәсе, 2 йомырка, 2 кыяр, 150 г кукуруз, яшел суган, тәменчә тоз, борыч һәм 2 аш кашыгы зәйтүн мае.
Пекин кәбестәсен озынчалап, йомырканы шакмаклап, кыярны саламлап, яшел суганны ваклап турыйбыз. Барысын да уңайлы савытка салып, кукуруз, тәменчә тоз, борыч һәм зәйтүн мае өстәп болгатабыз. Тәмле булсын!