Хезмәт хакын вакытында түләмәгән җитәкчегә - 5 мең сум штраф
Зәй шәһәр прокуратурасы оешма-предприятиеләрдә хезмәт хаклары буенча бурычларны ачыклау максатында тикшерүләр алып бара. Шундый эшчәнлек барышында февраль, март айлары өчен хезмәт хакын түләмәгән бер оешма ачыкланган. Хезмәткәрләргә түләнмәгән эш хакы 3 487 749 сум белән исәпләнгән. Нәтиҗәдә тикшерүләрдән соң барлык бурычлар бетерелгән, оешма җитәкчесенә административ эш кузгатылып, дәүләт хезмәт инспекциясенә җибәрелгән. Хәзер җитәкчегә 5 мең сум күләмендә штраф түләү турында карар чыгарылган.