Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Әлки районында Бөек Җиңү бәйрәменә багышланган митинг булып узды

Базарлы Матак авылында Азат итүче солдат һәйкәле каршындагы мәйданга иртәдән үк кешеләр ташкыны агылды.

Быел бик күпләр сугышта катнашкан я һәлак булган бабалары, әтиләре фоторәсемнәрен алып килеп, “Үлемсез полк” сафларында үтәргә теләк белдергән иделәр, алар тулы бер колонна булып Мәңгелек ут каршына атладылар. Мәйданга, күп еллык традицияне бозмыйча, махсус техника колоннасы, район эчке эшләр бүлеге, Әфганстан Республикасында хәрби бурыч үтәгән егетләр, РОСТО (ДОСААФ) ның район оешмасы, янгын часте, үзәк хастаханә һәм башка оешмалар вәкилләре сафлары узды.

Тантаналы митинг башланыр алдыннан “От Афгана до Чечни” ансамбле, район мәдәният хезмәткәрләре, мәктәп укучылары әзерләгән әдәби-музыкаль монтаж карадык. Аннары әлкилеләрне олы бәйрәм белән район башлыгы Александр Никошин, килгән кунаклар тәбрикләде. Ә табигать байлыкларыннан файдалану өстеннән күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең республика идарәсе җитәкчесе Фәрит Хәйруллин Татарстан Президенты Рөстәм Миннехановның котлавын укыды. Аннары бер минут тынлык белән Ватан сугышы корбаннарын искә алдык.

Митинг Азат итүче солдат һәйкәле итәгенә чәчәкләр, венок һәм герляндалар салу белән тәмамланды. Ә аннары ветераннарны бәйрәм табынына чакырдылар. Митингка килүчеләр исә парктагы музейларны карадылар, солдат боткасыннан авыз иттеләр.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *