Паркта да бәйрәм рухы чагылды
Бәйрәм чараларын дәвам итеп Зәйнең Ринат Фәрдиев исемендәге паркта исә шәһәр мәктәпләре укучылары “Аҗаган” уенында катнашты, “Сугыш юллары буйлап” хәрби уенын уйнады, тарихи даталарны белү буенча викторинада сыналды, “Ягез әле, егетләр!” бәйгесендә ярышты. Биредә шахмат турниры, кул эшләре күргәзмәсе дә оештырылды. Кечкенә балалар җиңү темасына асфальтка рәсемнәр ясады. Шигырь укучылар бәйгесендә катнашырга теләүчеләр дә, тынлы оркестр музыкасы астында биергә ашкынып торучылар да шактый булды. “Космос” яшьләр үзәге исә урамда зур экранда Җиңүгә багышланган танылган кинофильмнарны көн дәвамында күрсәтте.