Бәйрәм җыр-моңсыз булмый
Бер урында каратэ Киокусинкай федерациясе спортчылары күрсәтмә чыгышлары белән таң калдырса, ачык сәхнәдәге матур концерт программасын район сәнгать осталары, “Энергетик” мәдәният сарае иҗат коллективлары әзерләгән “Солдат ялы” тамашасы алыштырды. Ә балалар бакчалары командалары Җиңү җырларын башкару буенча караоке җырлап ярышты. Кичкә кадәр “Энергетик” мәдәният сарае каршы музыка мәктәбе укучылары, район сәнгать осталары концерты, Казаннан килгән эстрада сәнгате артистлары чыгышыннан тынып тормады.