Солдат боткасы тәмле булды
Зәйлеләр Җиңү бәйрәме уңаеннан оештырылган чараларның берсе булган кыр кухнясында әзерләнгән солдат боткасыннан да авыз итте. Аны шәһәрнең "Каравай" кулинария ризыклары әзерләүче пешекчеләре тәкъдим итте. Тәмле ботканы олысы да, кечесе дә яратып, мактый-мактый ашады.