Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Дәһшәтле елларны онытмагыз!

Зәйдә Мәңгелек ут каршындагы тантаналы митинг “ Дәһшәтле елларны онытмагыз” исеме астындагы композиция белән башланып китте. Анда матур тормышны бозган сугыш чорын күз алларга да, Җиңү көнен күреп сөенергә дә, бүгенге тыныч тормышка шөкер итәргә дә мөмкинлек тудырылды. Зәйлеләргә Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан юлланган Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның тәбрикләү хатындагы җылы сүзләрне район башлыгы Разиф Кәримов җиткерде һәм зәйлеләрнең Җиңү көнен якынайту өчен керткән тиңдәшсез өлешләрен дә искәртте. Өлкән буын исеменнән котлау сүзләрен, үтемле киңәшләрен, сугышның башыннан алып Берлинга кадәр җиткән мөхтәрәм ветеран Анна Моисеева җиткерде. Ә яшьләр исеменнән җирдә тынычлык сакларга вәгъдә антын 4 нче мәктәп укучысы Евгений Тавлинов бирде.

Тантаналы митинг барышында Җиңү көне хөрмәтенә бирелгән бердәм залп, 71 ел элек яңгыраган залпның дәвамыдай тирә-якка таралды. 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышыннан 7410 зәйле туган якларына әйләнеп кайта алмаган. Ә тылда көнне-төнгә ялгап хезмәт куйган өлкәннәр, хатын-кызлар, балалар тарафыннан дәүләткә районнан 3 миллион пот икмәк, 63 мең пот ит, 2 миллион литр сөт, 440 мең данә йомырка, 51 тонна йон, меңләгән тонна бәрәңге тапшырылган. “Кызыл Зәй” әртиле эшчеләре ул елларда совет гаскәрләре өчен киемнәр теккән. Кыскасы Зәй Җиңү өчен булдыра алганча үз өлешен керткән, без бу батыр, фидакарь буын белән чын күңелдән горурланабыз. Инде арабызда булмаганнарны митингта катнашучылар тирән хөрмәтләп бер минут тынлык белән искә алды. Һәйкәл итәге чәчәкләр хәтфәсе белән капланды.(фотоларны түбәннән карагыз)

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *