Улы әнисенең күз алдында башын кискән
Волгоград шәһәрендә коточкыч хәл булган.
33 яшьлек ир-ат лезвие алып башын кисәргә җыенган. Бүлмәгә килеп кергән әнисе моны күреп шок хәлендә калган. Кычкырган тавышлар ишетеп күршесе дә кергән, ләкин егетне бу эштән туктата алмаган.
Ир-ат башын өзеп төшерә язган. Килгән "Ашыгыч ярдәм" бригадасына аның үлемен генә расларга калган. Ир-ат 15 ел буе наркотиклар кулланган. Ул бу көнне дә "кәефләндергечләр" кабул иткән.