Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Җиңү көнендә Путин әлмәтлеләр янында булды [+ФОТОЛАР]

Әлмәттә Җиңү бәйрәмен 50 меңгә якын кеше карады. Нефтьчеләр мәйданында урнаштырылган зур экран Мәскәүдәге парадта Россия Президенты Владимир Путинның котлавын турыдан-туры эфирда карарга мөмкинлек бирде. Һәммәсе дә искиткеч!

Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган митингны район башлыгы Айрат Хәйруллин ачып җибәрде. 
– 9 Май – үзгә бәйрәм. Без һәрбер урамны, йортны, Ватанның һәр почмагын үлемнән курыкмыйча дошманнан яклаган каһарманнар алдында баш иябез. Илебезнең батырлык елъязмасында якташларыбызның да өлеше зур. Районнан 18640 кеше сугышка китә. Һәм аларның яртысы әйләнеп кайтмый. Тыл хезмәтчәннәре дә җиңү көннәрен якынайту өчен бердәм булып эшләделәр. Бүген районда сугышта катнашучыларның 195 толы, 3036 тыл хезмәтчәне яши. Коточкыч вакыйгалар шаһитларының саны елдан-ел азая бара. Безнең бурыч – аларны лаеклы тормыш шартлары белән тәэмин итү, -диде ул һәм яшьләрне бабайларының лаеклы буыны булырга чакырды. 
Марат Әхмәтов әлмәтлеләргә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның теләкләрен ирештерде. Әйе, әлеге җиңүнең бәһасы зур. 27 миллион корбан бәрабәренә ирешелгән җиңү – батырлык, Ватанга мәхәббәт өлгесе. Җиңү безне берләштерде. Бу хакта Ринат Хәйров та билгеләп үтте. 
– Өлкән буынның батырлыгы нәтиҗәсендә без ирекле илдә яшибез, Россияне көчле итәбез, балалар тәрбиялибез. Фронтовиклар үрнәгендә бәхетле киләчәк төзибез. Кадерле ветераннар, алдыгызда баш иябез, сезнең батырлык бәһаләп бетергесез, - диде Дәүләт Думасы депутаты. 
Хәрби комиссар Ришат Сабиров РФ оборона министрлыгының приказын укыганнан соң парад башланды. Мәйданга беренче булып Россия һәм Татарстан әләмнәрен күтәргән почетлы каравыл взводы аяк басты. Алар артыннан бер-бер атлы рәт-рәт тезелгән укучылар, кадетлар, студентлар, офицерлар, хәрбиләр, сугыш еллары техникалары узды. Сәхнәләштерелгән күренеш, зурлар һәм балалар катнашындагы зур хор чыгышы алкышларга күмелде.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *