Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Зәй тимер юл күперендә эш тулы куәттә бара

Зәй тимер юл күпере төзелеше тулы куәттә бара. Төзүчеләр каммәмер килеп, терәкләргә куелган плитәләрне  бетонлау эшен башкара: 1-3 терәкләр арасында плитәләр  бетонланган инде, калган терәкләр арасында дәвам итәсе  бар, соңгыларын май ахырына дип көтелә, ди “Монолит-строй” төзелеш оешмасы прорабы Дамир Мөхәммәтханов.

Дүрт дистәгә якын төзүче биек балкаларга куелган плитәләр арасыннан күренеп-күренеп китәләр: бу эш аеруча саклык һәм сыйфатлы эшләүне сорый, шуңа да аны җиренә җиткереп башкарырга тырышалар. Алга таба плитәләр астына гидроизоляция һәм ике кат асфальт салыныр дип ниятләнә. Тимер юл кичүе кырларына барьерлар, тавыштан саклау экраннары урнаштырылачак. Аңа кадәр эш шактый әле биредә.

Бүгенге көндә плитәләрне  бетонлау эше белән параллель рәвештә күпергә кадәр юл салу өчен   җир эшләре дә алып барыла. Бу эш белән 30 кеше мәшгуль. Әлеге эшкә җәлеп ителгән краннар, экскваторлар, катоклар, “КамАЗ” машиналары төзелеш мәйданын тагын да җанландырып җибәрде. Бер ел элек кенә тип-тигез булган урында биниһая зур һәм күләмле эш башкарылсын әле!

Алга таба тимер юл күпере төзелешенә тагын да күбрәк эшче тартылыр дип көтелә.

-Эш график буенча бара, билгеләнгән срокка күперне тапшырырга исәп, ди Дамир Мөхәммәтханов.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *