Бигеш авылы турында китап языла
Бигеш авылының үткәне тирәндә, халкы зыялы, тырыш. Элекке тарих укытучысы, туган як тарихын өйрәнүче Рәүф Насыйбуллин китапханәче Айгөл Маликова белән берлектә Бигеш тарихы, авыл үсешенә өлеш керткән төрле тармакта хезмәт куючылар турында материаллар әзерли башлаган иде. Китап язу эшенә ныклап Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтының баш гыйльми хезмәткәре, тарих фәннәре докторы, танылган археолог Фаяз Хуҗин кереште. Якташыбыз моңа кадәр Зәй күренеклеләре турында китап бастырган иде инде. Әлеге җәһәттән Фаяз Хуҗин Мәскәү, Казан һ.б. шәһәрләр архивларына мөрәҗәгать итә, һәр тарафтан мәгълүматлар туплый. Бигеш авылы үткәне турында китап берничә бүлекне үз эченә алып, мәгълүматларга бай булачак.