Зәй мәктәбе музее - иң яхшы
Казанда Бөек Ватан сугышы темасы экспонатларыннан торган мәктәп музейлары арасында бәйге үтте. Анда безнең районнан 6нчы мәктәпнең тарихи-туган як музее тәкъдим ителде. Музей җитәкчесе Любовь Нуждина белән X сыйныф укучысы Егор Нуждин “Җиңүнең кадерле йөзләре” проектын якладылар. Бөек Ватан сугышының төп көрәш юнәлешләре, тарих саннар, язмышлар, бөек халыкның Бөек Җиңүе, герой шәһәрләр, Советлар Союзы маршаллары, Ленинград блокадасы, герой пионерлар, концлагерь һәм партизаннар отрядлары, хезмәт фронты, Җиңү коралы исемнәренә бүленеп әзерләнгән проект бәйгедә югары бәя алды. 350 экспонатны берләштергән музей “Татарстанның иң яхшы мәктәп музее” номинациясендә җиңү яулады.