Укучылар “Аҗаган” уйнады
Зәйнең Ринат Фәрдиев исемендәге паркында “Аҗаган-2016” хәрби-спорт уеннары үтте. Югары сыйныф укучыларыннан тупланган 8 команда җиде төрле сынауны үтәргә тиеш булды. Укучылар автомат сүтү-җыю, “магазин” җыю, граната ату, мина кыры булдыру, яраланган сугышчыны алып бару, зарарланган участоктан противогаз киеп йөгерү, ату ярышты. Нәтиҗәдә беренче урында – 6нчы мәктәп, икенчедә – 7, өченчедә татар гимназиясе командалары.