Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Алабугада Җиңү көнендә гадәттән тыш хәлләр теркәлмәгән

Бүген эшлекле сишәмбедә полиция җитәкчесе урынбасары Олег Камалюков бер атна эчендә оператив хәлнең торышы турында хисап тотты.

“Җиңү көнендә җәмәгатьчелек тәртибен саклауга бүлекнең 200 хезмәткәре тартылды. Алар хезмәтне көчәйтелгән режимда алып барды. Шулай ук шәхси сак структурасы хезмәткәрләре дә җәлеп ителде. Бәйрәм чаралары уздыру урыннарында гадәттән тыш хәлләр булмады”,- диде ул. 

Кизү бүлегендә кылынган җинаятьләр һәм булган хәлләр турында барысы 237 хәбәр алынды. Авыр һәм аерата авыр категориясенә керүче җинаятьләр теркәлмәде. Бер атна эчендә менә нинди җинаятьләр кылынган һәм теркәлгән: 

• 7 очрак - чит кеше милкен урлау; аның берсе ачылмаган килеш кала; 
• Тынычлык проспекты, 35 адресы буенча урнашкан «Магнит» кибетеннән алкоголь алып чыгарга омтылуы өчен 20 яшьлек җирле кешегә карата - көпә-көндез 1 кычкыртып талау очрагы; 
• 2 – үтерү белән янау очрагы; 
• 4 - кыйнау; 
• 68 - гаилә җәнҗалы; 
• 10 кеше үзәк район хастаханәсенә төрле имгәнүләр белән мөрәҗәгать иткән; 
• кинәт үлем турында 24 хәбәр алынган; 
• юл-транспорт вакыйгалары 41 булган, аларда 4 кеше зыян күргән. 
• автомобиль белән исерек хәлдә идарә итүче һәм элек тә машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән автотранспорт хуҗаларына карата 4 җинаять эше кузгатылды. 

"Урлашу һәм мошенниклык өчен федераль эзләүдә булган ике җинаятьче атна дәвамында тотылды; хәбәрсез югалган бер гражданин ачыкланды. Узган атна эчендә 755 шофер юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозганы өчен административ җаваплылыкка тартылды”,- дип хәбәр итте Олег Камалюков. 

15 апрельдән Татарстан Республикасы һәм Алабуга муниципаль районы территориясендә «Уылдык чәчү» оператив-профилактикалау чарасы уздырыла. Ул браконьерлык фактларын кисәтүгә, күл-елга балыкларын законсыз кулга төшерү, аны төяп алып китү һәм икенче урынга илтеп сату фактларын ачыклауга юнәлдерелгән. Операция уздырылучы бер атна эчендә балык тоту кагыйдәләрен бозган өчен 10 административ беркетмә төзелде.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *