Александра апа өчен 9 май икеләтә бәйрәм
Зәй районы Туңылҗа авылында яшәүче Александра Тихоновна Яковлева өчен 9 май икеләтә бәйрәм булды: ул 90 яшьлек юбилеен билгеләп узды. Аны гомер бәйрәме һәм Җиңү көне белән район башлыгы урынбасары Валерий Акатьев, Кадер җирлеге башлыгы Римма Зайцева котлады. Автоклуб үзешчәннәре ветеранга матур җырларын багышлады.