Зәйдә терлекләр тамгалау төгәлләнде
Зәй ветеринария хезмәте мөгезле эре терлекләрне тамгалау һәм вакцинацияләү эшен төгәлләде. Бүгенге көндә шәһәрнең шәхси секторында планлы төстә эпизоотик чаралар уздырыла: бруцеллез һәм лейкозга терлекләрдән кан алына, шулай ук гельминтларга каршы көрәш алып барыла.