Әлмәт депутатлары ЖЭУларны тикшерәчәк
Әлмәтлеләр республикада торак-коммуналь хезмәтләрдән иң нык зарланучылардан санала. Әлеге тармак эшчәнлеген депутатлар да тикшерүгә алынырга булды.
Депутатларга кадәр бу сорау стратегик үсеш советы утырышында да каралды. Җылылык һәм суга иң зур тарифлар бездә, йортларда яшәүчеләр бер-берсеннән урлаша, нәтиҗәдә ОДН барлыкка килә, ул үз чиратында торак-коммуналь хезмәтләргә түләүдә бурыч хасил итә – әлеге проблемалар кичекмәстән чишелеш таләп итә. Бүген 22 идарәче компания (барысы да шәхси кулларда) һәм 17 торак милекчеләре ширкәте 1000 торак йортка хезмәт күрсәтә. Аларның «Әлмәт-Водоканал» җәмгыяте алдындагы бурычлары гына да 114 миллион сумнан артып китә. Предприятие идарәче компанияләр белән бурычларны реструктуризацияләү буенча килешү төзегән. Стратегик совет әгъзалары идарәче компанияләр эшчәнлегендә тулысынча үтә күренмәлелек булып, аларга таләпчәнлекне һәм контрольне арттырып кына нинди дә булса нәтиҗәгә ирешергә мөмкин булуын билгеләп үттеләр һәм үзләренең фикерләре белән уртаклаштылар.
Һәм менә район Советының VIII сессиясе һәм шәһәр Советының VIII утырышында да идарәче компанияләр эшчәнлегенә кагылышлы мәсьәлә күтәрелде. Анысына быел кышын IV микрорайонда узган халык митингы сәбәпче булды.
– Бу эш башкарма комитетта минем җитәкчелектә атна саен алып барыла. Мин шәһәр һәм район Советларының актив депутатларын идарәче компанияләр эшен тикшерүгә чакырам, – диде район башлыгы Айрат Хәйруллин.
Ул бәйсез депутатлардан торган комиссия төзергә тәкъдим итте. Алар идарәче компанияләрнең эшчәнлеген тикшерәчәк. Игътибар торак хезмәтләре сыйфатына, гомумйорт милкен тотуга биреләчәк. Митингка килгәндә, «10 нчы ЖЭУ» һәм «12 нчы ЖЭУ» хезмәт күрсәтүендәге йортларда яшәүчеләр гыйнварда квитанция алып телсез калдылар. Җылылыкка һәм кайнар суга зур түләүләр исәпләнү халыкны җыелырга мәҗбүр итте. Торак-коммуналь хуҗалык департаменты директоры Александр Шаронов хәбәр иткәнчә, индивидуаль җылылык пунктлары блокларында тикшерү аларда җитешсезлек булуын ачыклаган. Әлеге ике идарәче компания йортларында яшәүчеләрдән департаментка узган ел барлыгы 100 мөрәҗәгать кергән, быелның дүрт аенда аларның саны 64 кә җиткән. «Әлмәт-Водоканал» алдындагы бурыч та аз түгел – икесенекен бергә кушкач 13 миллион сумнан артык.
– Без монда барыбер тәртип урнаштырачакбыз, эшләргә мәҗбүр итәчәкбез. Сораулар да, җитешсезлекләр дә әлегә күп. Шикаятьләр игътибарсыз калырга тиеш түгел, – диде Айрат Хәйруллин.
Депуталар район башлыгына теләктәшлек белдерде һәм комиссия төзү турындагы тәкъдимне хуплады.