Ике көндә - ике һәлакәт
Зәй районы юлларында соңгы ике көндә кешеләр зыян күрү белән бәйле 2 юл һәлакәте булды.
10 майда шәһәрнең Нариманов урамында “ВАЗ-2114” автомобилен йөртүче, тизлек режимын контрольдә тотмау сәбәпле, баганага килеп бәрелә, нәтиҗәдә тән җәрәхәтләре ала.
11 майда Зәй-Әлмәт юлының 5нче километрында “Хундай” автомобилен йөртүче, маневр ясаганда куркынычсызлык кагыйдәсен үтәмәү сәбәпле, каршы як полосадан хәрәкәт итүче “Мицубиси” автомобиленә бәрелә. Беренче машинаны йөртүче авыр тән җәрәхәтләре белән хастаханәгә озатыла.
Ике очракта да ЮХИДИ хезмәткәрләре машина йөртүчеләрнең юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәмәвен искәртә. Җәйге юлда күз күреме яхшы дип, куркынычсызлыкка игътибарны киметмәү сорала.
Энҗе Әгъләмова.