Көчле җил көтелү сәбәпле, сак булу сорала
ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген республикада боз яварга мөмкин.
Синоптиклар фаразлавынча, 12 майда республикада алмашынучан болытлы һава. Төнлә урыны белән кыска вакытлы яңгыр. Көндез һәм кич яңгыр, аерым районнарда - яшенле яңгыр һәм боз. Төнлә көньяк-көнбатыштан салмак җил, көндез - төньяк-көнбатыштан көчле җил. Җил көчәйгәндә секундына 15-20, урыны белән 24 м/с булырга мөмкин.
Төнлә температура 6-11 градус җылы, көнбатыш районнарда - 14. Көндез 24 градуска кадәр нульдән югары.