Тагын терракт: зыян күрүчеләр шактый
Әлегә бу шартлауны бер группировка да үз өстенә алмаган.
Стамбулның Мальтепе районында бүген иртән зур шартлау була. Бомба автотрасса аша чыгу юлына куелган булган. Әлегә үлүчеләр турында төгәл мәгълүмат юк.
12 май көнне Стамбулда терракт булган иде инде. Машина эчендә шартлаган бомбадан 8 кеше зыян күрде.