Мәсния белән Гайшә әби котлау кабул иттеләр (Фоторепортаж)
Зәйдә ветераннарны юбилейлары белән котлаулар дәвам итә. Узган атнада бер көнне ике ветеран котлаулар кабул итте. Алар - Зәй шәһәрендә яшәүче Мәсния Әхмәтҗанова белән Чыбыклы авылыннан Гайшә Ильясова. Аларны шәһәр башлыгы урынбасары Елена Недошивина, ветераннар советы рәисе Марсель Хуҗин, Россия Президенты Владимир Путин, район башлыгы исеменнән котлап, бүләкләр тапшырдылар. Автоклуб хезмәткәрләре юбилярларга үзләренең җырларын бүләк иттеләр.