15 кабер яндыручыны нинди җәза көтә
Май бәйрәмнәрендә якыннарының кабер өстен җыештырырга барып, зиратта зур янгын чыгарган хатын-кызның кемлеген ачыкладылар.
Бер төркем яшьләр белән ул әлеге янгынны кесә телефонына төшерә һәм видеоны социаль челтәргә куя.
Яр Чаллы янгын-коткару гарнизоны хезмәткәрләре килеп янгынны сүндерәләр. Полиция каберлекләргә зыян китерүчене ачыклый. Хәзер Екатеринага исерек баштан кылган гамәле өчен җавап тотарга туры киләчәк.
Янгынга каршы режим кагыйдәләрен бозган гражданнарны 2 меңнән алып 4 мең сумга кадәр штраф көтә.