Киләсе елда Россия "Евровидение"дә катнашмый?!
Киләсе елда "Евровидение" Россия катнашыннан башка узарга мөмкин. Россия сәясәтчеләре быелгы гаделсез нәтиҗәләрдән соң, Россиягә әлеге мәртәбәле конкурста катнашмаска тәкъдим иткәннәр, дип хәбәр итә Deutsche Welle.
Алар фикеренчә, Украина җырчысы Джамаланың җиңүендә сәясәт катнашы сизелә. Халыкара эшләр Советы Федерациясе комитеты башлыгы Константин Косачев конкурста "сәяси күрсәтмәләр җиңде" дип саный. Ул бу хакта үзенең Facebookтагы битендә язган.