Гаилә – бәхет ачкычы
ЗАГС бүлегендә “Гаилә – бәхет ачкычы” дигән кичә үткәрелде. Бәйрәмгә 5, 10, 15, 20, 25 ел бергә гомер иткән үрнәк гаиләләр - Габидуллиннар, Хәсәншиннар, Бывальцевлар, Шәрәфиевлар һ.б.лар чакырылды. Әлеге гаиләләр чарада үзләренең талантларын, төрле ситуациядән оста чыгуларын, зирәк тәрбияче булуларын күрсәттеләр. Гаиләдә татулык хөкем сөреп, бер-береңне аңлап, бер-береңә ярдәмләшеп яшәгәндә, тормышта күп нәрсәгә ирешеп була. Гаилә ул – җылы учак. Шул учак мәңге сүнмәсен, сүрелмәсен.