Зәй кырларын 52,3 мең гектарда төрле культура били
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, Зәй басу-кырларына агымдагы чәчү кампаниясендә барлыгы 52,3 мең гектарда төрле культуралар чәчелгән, шуның 27, 8 мең гектары - бөртеклеләр. Чәчелгән бөртеклеләрнең 11300 гектарын - арпа, 13800 гектарын - язгы бодай, 200 гектарын – солы, 400 гектарын – борчак, 12000 гектарын - шикәр чөгендере, 1300 гектарын рапс, 4800ен - берьеллык үлән, 1500ен - күпьеллык үлән, 4300ен кукуруз һ.б.лар тәшкил итә.