Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Әлки районында 22 майда тугыз санау участогында праймериз үтәчәк

Быел 18 сентябрьдә – Бердәм тавыш бирү көнендә - Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатларын сайлау булачак. 

“Бердәм Россия” партиясеннән Дәүләт Думасы  депутатлыгына кандидатларны без 22 майда алдан тавыш бирү юлы белән билгеләячәкбез. Бу якшәмбедә узасы праймериз турында  муниципаль район советы рәисе урынбасары Рәшит Билалов белән сөйләшәбез.

–Рәшит Әбрарович, “Бердәм Россия” партиясе үткәрәчәк праймериз турында вакытлы матбугатта да, радио-телевидениедә дә мәгълүмат күп булды. Сез аның районга кагылышлысы турында нәрсәләр өсти аласыз.

–Иң башта соңгы елларда гына  тормышыбызга килеп кергән “праймериз” төшенчәсен  аңлатып үтик әле. Праймериз – беренчел, ягъни алдан сайлау дигән сүз. Монда сәяси партиядән бердәм кандидат сайлана. Шулай сайлып алынган кандидатлар аннары гадәти тавыш бирүдә катнаша.

22 майда, якшәмбе көнне районда тугыз участокта  (рәсми телдә ул санау участогы дип йөртелә) шундый алдан тавыш бирү оештырыла. Базарлы Матакта ул ике урында – Нәби Дәүли исемендәге гимназиядә һәм “Колос” кинотеатры бинасында булачак. Моннан тыш, санау участоклары  Алпар, Чуаш Кичүе, Юхмачы, Ташбилге мәдәният йортларында, Салман, Чуаш Борнае, Түбән Әлки мәктәпләре биналарында әзерләнде. Тавыш бирү иртәнге сәгать 8 дән кичке 8 гә кадәр дәвам итәчәк.

–Быелгы партия эчендәге сайлауның төп яңалыгы – тавыш бирүдә теләге булган һәркем катнаша ала. Ә менә башка авылларда (ягъни санау участогы булмаган авылларда) яшәүчеләр тавыш бирүдә катнашырга теләк белдерсә, аларны участокларга илтү өчен транспорт белән тәэмин итү оештырыламы?

–Әйе. Әйтик, Салман авылына Каргадан, Иске Салманнан, Иске Тахталыдан, Хлебодаровкадан халыкны автобуслар белән китерү каралган. Шулай ук  башка участокларга да тирә-юнь авыллар халкын алып килү, илтеп кую буенча транспорт мәсьәләсе хәл ителгән. Бу турыда авыл халкына агитаторларыбыз өйдән-өйгә йөреп аңлату эшләре алып бардылар.

–Рәшит Абрарович, праймеризда катнашучылар кулына ничә бюллетень бирелә?

–Һәр тавыш бирүче ике бюллетень алачак. Аның берсендә бердәм исемлеккә керүче депутатка кандидатлыкка  дәгъва кылучыларның исемнәре  язылган. Анда 41 исем була. Икенче бюллетеньдә – бер мандатлы округ буенча сайлауга баручылар. Монда инде ике генә исем – Айрат Хәйруллин һәм Людмила Каня. Тавыш бирүчеләрнең сораулары туса, нәрсәнедер аңламаса, сайлау участокларында эшләүче волонтерлар аларга ярдәм итәчәк.

18 сентябрьдә  Россия Дәүләт Думасы депутатларын сайлау республикада 6 округта үткәреләчәк. Безнең район 28 нче Түбән Кама округына керә.

“Бердәм Россия” партиясе аша кандидатлыкка дәгъва кылучылар районнарда очрашулар үткәрделәр. Шундый берничә очрашу безнең районда да узды. Кандидатлар арасында яңа исемнәр дә бар. Алар белән  әнә шул очрашуларда да танышырга мөмкин иде.

–Праймеризда тавыш бирү тәртибе нинди?

–Исемлектәге барлык кандидатлар өчен дә, берсенә яисә берничәсенә дә тавышыңны бирергә мөмкин. Шуннан чыгып иң күп бал җыючылар рейтингы билгеләнәчәк. Тавыш бирү кандидатның исем-фамилиясе каршына нинди дә булса билге куеп башкарыла. Алдан тавыш бирү бюллетеньнәрен федераль оештыру комитеты әзерли. Районга бюллетеньнәр бу көннәрдә кайтарылачак. Тавыш бирү участокларында соңгы әзерлек эшләре башкарыла.

Әлкидә халык гомер-гомергә сайлауларда актив катнашып килде. Бу праймеризны да  зур активлык белән үткәрербез дип ышанам.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *