«Валенсия» салаты
1 пекин кәбестәсе, 20-250 шәр г пешкән тавык ите һәм шампиньон гөмбәсе, 1 әр кыяр һәм помидор, 3 аш кашыгы соя соусы, үсемлек яки зәйтүн мае.
Филены саламлап, кәбестә, кыярны озынча итеп, помидор һәм гөмбәне телемләп турарга. Барысын бергә кушарга һәм май, соя соусы өстәп, яхшылап болгатырга.