Май аенда Татарстан юлларында 16 кешенең гомере өзелгән
13-15 май көннәрендә Татарстанда ЮХИДИ хезмәткәрләре исерек хәлдә руль артына утырган 86 машина йөртүчене тоткарлаган.
Моннан тыш тиешсез урында каршы як хәрәкәт полосасына чыгуның – 266, балаларны махсус креслога утыртмауның – 208, куркынычсызлык каешы эләктермәүнең 1248 очрагы теркәлгән.
Май аеның 15 көнендә Татарстан юлларында кеше сәламәтлегенә зыян китерергән 161 транспорт һәлакәте теркәлгән. Һәлакәт аркасында 16 кешенең гомере өзелгән, 181е тән җәрәхәте алган.