Лениногорскилылар, сак булыгыз: талпан тешләүдән зыян күрүчеләр саны арткан
Язгы сезон башыннан Татарстанда талпан тешләүдән зыян күрүчеләр саны 1100гә җиткән.
Медицина оешмаларына мөрәҗәгать итүчеләрнең 204е – балалар. Бу – 12 майга булган саннар. Бу хәбәрне Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек Федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсе җиткерә.